Чаллы мәктәпләре 100дән артык сыйныфны карантинга җибәрде
Чаллыда мәктәп укучыларының салкын тидереп авыруы күзәтелә. Хәзерге вакытта 139 сыйныф ябылып тора. Бу 4000гә якын бала дигән сүз. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, автокалада карантин 35 мәктәпкә кагылган.